«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга табигатьне һәм биоресурсларны ни өчен сакларга кирәклеге турында онлайн режимда сөйләде.
Бөтен теләгән кеше катнаша ала торган, турыдан-туры эфир форматында, кошларның төрлелеген һәм санын саклап калу турында сөйләделәр.
Дәрес өч өлештән торды: лекция, табышмаклар, викториналар һәм «Тавыш буенча кошны тап» уенын үз эченә алган интерактив өлеш, өченче өлеш - «Минем кошым» оригами техникасы буенча мастер-класс.
Шулай ук балаларга республикада башланган «Парклар маршы -2020» акциясе һәм аның кысаларында рәсем конкурсы узуы турында сөйләделәр. Тыюлык хезмәткәрләре актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар һәм призлар тапшырачак.