Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә, табигатьне саклау дәресләре дистанцион рәвештә үткәрелә. Бүген "Балтач" ДТКТ хезмәткәрләре «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»МББУ белән берлектә чираттагы дәресне үткәрделәр. Балтач муниципаль районы Кече Лызи урта мәктәбе нигезендә экологик түгәрәк онлайн режимда үткәрелде. Бүгенге тема урман эшенә багышланган иде. Балаларга урманны саклауның һәм аның турында кайгыртуның мөһимлеген аңлаттылар. Балалар агачларны ничек дөрес утыртырга кирәклеге– аерым алганда, үсентеләрне утырту урынын ничек сайларга, Татарстан Республикасының нинди климат зоналары урман утыртмалары өчен иң уңышлы булуы турында белделәр. Шулай ук аларга оптималь срокларда утырту эшләрен дөрес алып бару һәм соңыннан алар артыннан дөрес итеп карау турында сөйләделәр.