Кызыл китапка кертелгән беренче чәчәк атучыларны өзү тыела.

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне, шул исәптән беренче чәчәк атучыларны, рөхсәтсез алу рөхсәт ителми.

Язгы чорда Кызыл китапка кертелгән беренче чәчәк атучыларны законсыз җыю, күчерү һәм сату белән бәйле проблема актуальләшә бара. Шуның белән бәйле рәвештә, сезнең игътибарыгызны  киләсе мәгълүматка юнәлтәбез:

- РФ Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрне куллануга рөхсәтләр Россия Табигать күзәтчелеге тарафыннан бирелә;

- ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрне  куллануга рөхсәтләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан бирелә.

Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләрне юк иткән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.35 ст. һәм Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы  кодексының 3.1 ст. нигезендә җаваплылык каралган.

Беренче чәчәк атучыларга Урман җилдәге, Алтай җилдәге, Маршалл сәрдәнәсе, Сазлык миләүшәсе, Шахматсыман  шадра үлән, Рус шадра үләне, Урман Биберштейн тюльпаны керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International