Су ресурсларын законсыз тотуны булдырмау буенча ведомствоара төркемнәрнең эш графигы яңадан каралачак. Бу хакта бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узган су биоресурсларын саклау буенча республика советы утырышында хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, браконьерлык эшчәнлеген кисәтү чаралары көчәйтеләчәк. Агымдагы елның 1 кварталында гына да 1253 ятьмә тартып алынды. Уылдык чәчү чорында рейд чаралары полиция катнашында узачак.
Биологик су ресурслары белән рөхсәтсез сәүдә итү урыннары аерым контрольгә алынды, даими комиссия чыгышлары оештырылды, шул исәптән Роспотребнадзор һәм Ветеринария хезмәткәрләре катнашында да.