25 апрельдән 5 июньгә кадәр Татарстанда балык тоту тыела. Бу хакта бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узган су биоресурсларын саклау буенча республика советы утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасының су объектларында су биологик ресурсларын законсыз тоту һәм сату белән бәйле хокук бозуларны булдырмау буенча "Уылдык чәчү" комплекслы оператив-профилактик операция ел саен үткәрелә.Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, һәвәскәр балыкчылар өчен, уылдык чәчү урыныннан читтә, бер гражданинның тоту коралында гомуми саны икедән дә артмаган кармаклы бер калкавычлы яки төп кармагы белән ярдан тоту рөхсәт ителә.
Күрсәтелгән чорда Татарстан Республикасы акваториясендә сәнәгый балыкчылык тулысынча тыела.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында балык тоту тыела, дип ассызыклап китте Федор Батков.