«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре «Әйләнә-тирәбездәге дөнья» онлайн проект кысаларында лекцияләр алып баруларын дәвам итәләр

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

  «Әйләнә-тирәбездәге дөнья» онлайн проект кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Инстаграмм профилендәге рәсми аккаунтының турыдан-туры эфирында лекция үткәрделәр. Лекция Бөтендөнья умырзая көненә багышланган иде.

Тыюлык белгече Регина Биктаһирова Ринат кызы тыңлаучыларга бу гаҗәеп чәчәк турында күп кызыклы нәрсәләр сөйләде: ни өчен яз көне ул иң беренче булып чыга, аның төрләре һәм фәнни исеме, башка илләрдә ничек аталуы, аның барлыкка килүе турындагы легенда белән таныштырды. Эфирны тыңлаучылар актив катнаштылар, сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, умырзаяның күп кенә төрләре юкка чыгу чигендә булуы һәм Кызыл китапка кертелүе, бу матур чәчәкне бездән соң килүче буын өчен саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

Лекция ахырында Регина Ринат кызы  оригами техникасы буенча мастер-класс үткәрде. Турыдан-туры эфирда катнашучыларның барысының да кәгазьдән умырзая чәчәге ясау мөмкинлеге бар иде.

Викторинада актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә, хезмәткәрләр Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырачаклар. Эфирда катнашучыларның гомуми саны 57 кеше тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International