22 апрельдә Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, хәзер дистанцион укытуда булган мәктәп укучылары өчен, онлайн режимда берничә экологик дәрес үткәрәчәк. Алар табигатькә сак караш турында, хайваннар дөньясын саклау турында, Җир һәм аның экосистемаларының кешелек тормышын тәэмин итү турында сөйләячәк.
Халыкара Җир-Ана көнен игълан итү турындагы резолюциядә, Җир һәм аның экосистемалары безнең йорт булып торуы һәм бүгенге һәм киләчәк буыннарның икътисади, социаль һәм экологик ихтыяҗлары арасында гадел баланска ирешү өчен, табигать һәм Җир планетасы белән гармония булдыруга ярдәм итәргә кирәк, дип ассызыклана.
Россиядә 1992 елдан башлап, традицион рәвештә, Халыкара Җир-Ана көне- бу көнне төрле экологик чаралар һәм акцияләр үткәрә торган иҗтимагый оешмалар көне булып санала.