2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә, республикада санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде һәм гражданнар күпләп йөри торган урыннарда хезмәт күрсәтү тыела.
Күрсәтелгән карарны үтәү максаты белән, республикада язгы ауны оештыру буенча барлык чаралар, шул исәптән аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамәләр бирү дә , ау чоры тәмамланганчыга кадәр ук туктатылды.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу, Кодексның 20.6.1 статьясы буенча, чикләү чараларын бозу өчен (Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга карата), административ җаваплылык карала.
Әлеге чаралар Сезнең сәламәтлегегезне саклауга юнәлдерелгән. Кабул ителгән чараларга аңлап каравыгызны сорыйбыз.