«Чиста болыннар» комплекслы юнәлешле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый заказнигы 2001 елның 23 апрелендә Чистай муниципаль районы территориясендә оештырылды. Бүген аңа 19 ел булды.
Заказник эталонлы тугай комплексларын, су-сазлык җирләрен, үсемлекләр һәм хайваннар генофондын саклау, биоресурсларны торгызу һәм үрчетү, Татарстан Республикасының Идел-Кама төбәгенең уңай экологик балансын саклап калу максатыннан оештырылды.
Территориядә табигый комплексларны һәм аларның компонентларын, биологик төрлелекне, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннарның һәм үсемлекләрнең яшәү урыннарын саклау һәм торгызу буенча чаралар үткәрелә. Шулай ук белгечләр «Чиста болыннар» дәүләт табигый заказник территориясендә рекреацион эшчәнлекне җайга салалар һәм экологик белем бирү чаралары оештыралар.