Иртәгә, 25 апрельдә, Татарстанда "Уылдык чәчү" операциясе башлана. 5 июньгә кадәр республика территориясендә балык тотуга чикләүләр кертеләчәк.
Бу хакта сүз бүген, 24 апрельдә, Instagram социаль челтәренең туры эфирында, # chistye.luga. аккаунтында барачак. Кичке сәгать биштә ( 17:00) сорауларга "Чиста болыннар" дәүләт табигать заказнигы башлыгы Александр Чебурахтин җавап бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, һәвәскәр балыкчылар өчен, уылдык чәчү урыннарыннан читтә, бер гражданинның тоту коралында гомуми саны икедән дә артмаган кармаклы, бер калкавычлы яки төп кармагы белән ярдан гына тоту рөхсәт ителә.
2 данәдән дә артык булмаган ятьмә яки төп кармак белән балык тотарга рөхсәт ителә. Әмма шуны да искәртергә кирәк, "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында" гы 208 нче номерлы карар белән "балык тоту" максаты белән үз-үзеңне изоляцияләү урынын ташлап китү каралмаган.