Ике кеше тоткарланды, ятьмәләре тартып алынды. Биологик су ресурсларын тоту артыннан контроль көчәйтелде.

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

 Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр махсус режим кертелде - "Уылдык чәчү" операциясе башланды. Димәк, балык тотуга чикләүләр бар. Шуның белән бәйле рәвештә республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре елга акваторияләрендә көчәйтелгән рейдлар үткәрә. 
Быел беренче булып, "Уылдык чәчү" операциясе кысаларында, Спас районының ике кешесе тоткарланды. Инспекторлар килгәнчегә кадәр, 3 балык тоту ятьмәсе һәм ПВХ көймә кулланып, алар 85 данә балык тотканнар, бу уылдык чәчү чорында биотөрлелеккә зур зыян китергән. Хокук бозу , Спас дәүләт заказнигы белгечләре Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, заказник территориясендә (Шәрбән авылыннан 2 км) уздырган рейд барышында иртәнге сәгать дүрттә ачыкланды. Материаллар РФ Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлегенә тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез,  һәвәскәр балыкчылар өчен, уылдык чәчү урыннарыннан читтә, бер гражданинның тоту коралында гомуми саны икедән дә артмаган кармаклы, бер калкавычлы яки төп кармагы белән ярдан гына тоту рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International