«Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Буа муниципаль районы территориясендә 300 чыршы утыртылды. Акцияне «Зөя буйлары» дәүләт табигать заказнигы белгечләре оештырды.
Чара, кертелгән карантин чаралар белән бәйле рәвештә, куркынычсызлык чараларын үтәү белән чикләнгән форматта узды.
Исегезгә төшерәбез, 2020 ел Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.
Бөтен Россия буенча үткәрелә торган, «Хәтер бакчасы» акциясе - быелгы төп чараларның берсе. 22 июньгә кадәр Россия Федерациясенең 85 субъектында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн үсенте утыртылыр дип планлаштырыла.