Түбән Камада кыргый хайван өйгә кереп хуҗаларны куркыткан

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Куркып калган Түбәнкамалылар 112 коткару хезмәтенә шалтыратып,  чакырылмаган кунак турында хәбәр иттеләр. Төзүчеләр бистәсендә урнашкан шәхси йортка зур кондыз кергән. Яңа әйләнә-тирәлектән куркып хайван үзен агрессив тоткан, шуның белән өй хуҗаларын куркыткан. Хәбәрне Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетына тапшырдылар. Белгечләр хайванны тоттылар һәм аны гадәти яшәү тирәлегенә кайтардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International