Әлмәттә яшәүче кешегә законсыз балык тоткан өчен җинаять җаваплылыгы яный

2020 елның 12 мае, сишәмбе

«Чиста болыннар» дәүләт табигать заказнигы  хезмәткәрләре, “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”ДБУ белгече һәм Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгече белән берлектә, РФ ҖК 256 маддәсен (су биологик ресурсларын законсыз тоту) бозуга юл куймау максатыннан рейд үткәрделәр. Түбән Кама районының Кармалы авылыннан 100 метр ераклыкта Шешмә елгасының  (ул табигать һәйкәле булып тора) ташып чыккан урынында  Әлмәт кешесе тоткарланды. Ул тыелган тоту коралыннан файдаланып (берничә тешле сәнәк рәвешендә ясалган острога) балык тоткан.
Әлеге факт буенча оператив рәвештә хәбәр Глонасс системасы аша тапшырылды. Урынга Кама Аланы бистәсенең Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре килде. Хокук саклау органнары тарафыннан тикшерү алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр “Уылдык чәчү”операциясе үткәрелә - су биологик ресурсларын табу буенча чикләүләр бар. Шуның белән бәйле рәвештә, республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре елга акваторияләрендә көчәйтелгән рейдлар үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International