ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Парклар маршы-2020» халыкара табигать саклау акциясе срокларын озайта. «Туган як табигате» рәсем конкурсында һәм «Җирне чиста итеп саклыйк» экологик десантлар конкурсында 1 августка кадәр катнашырга мөмкин булачак.
«Парклар маршы»– Россия һәм чиктәш чит илләрнең аеруча саклаулы табигый территорияләренә ярдәм күрсәтү буенча халыкара акция. Быел ул 25 нче тапкыр үткәрелә. «Парклар маршы-2020» акциясенең девизы:
Чирек гасыр тыюлы табигатькә булышабыз!
Акциянең төп максаты-планетада яшәүчеләрнең игътибарын аеруча саклаулы табигый территорияләр проблемаларына җәлеп итү, аларга реаль практик ярдәм күрсәтү, ватандашларыбызның аңында табигый һәм мәдәни байлыгыбыз өчен горурлык хисе уяту.
Тыюлы җирләр-кыргый яки аз бозылган табигать эталоннары. Алар биологик төрлелекне саклау өчен генә түгел. Аеруча саклаулы табигый территорияләрнең фәнни кыйммәте зур – табигый экосистемаларда табигый процессларны тикшерү, мәсәлән, бозылган табигать берләшмәләрен «дәвалау» ысулларын аңларга мөмкинлек бирә. Аеруча саклана торган табигый территорияләр һәм башка табигать территорияләре кеше тормышы өчен уңайлы шартлар – һаваны һәм суны чистарту, туфракның уңдырышлылыгын торгызу, кешеләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү урыннарын һәм башкаларны тәэмин итә.
Бүген Парклар маршы-Россиядә иң масштаблы һәм массакүләм табигать саклау чараларының берсе.