Дәүләт комитеты ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру эшен дәвам итә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Тәтеш районында Идел елгасында бер чакрым озынлыктагы уылдык чәчү урыннарын урнаштырдылар. «Балык-Булсын!» исемле табигать саклау акциясенә «Озын Алан» тыюлыгы белгечләре дә кушылды. ГИМС инспекторлары һәм Тәтеш районы буенча МРО башлыгы белән бергә, 1200 метр озынлыкта 600 ясалма уылдык чәчү оясы урнаштырылды. Тәтеш шәһәреннән алып «Чуртан таулары» табигать һәйкәленә кадәр, Идел елгасы яры буйлап, балык үрчетү өчен шартлар ясалды.
Ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру-Татарстан Республикасының су биоресурсларын яңадан торгызу һәм саклау өчен кирәкле чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International