2020 елның 14 маеннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хокук эше буенча әйдәп баручы киңәшче (әйдәп баручы төркем, «белгечләр» категориясе) вазифасын биләүгә конкурс игълан итә.
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.
Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар кушылган гаризаларны, аларны кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн эчендә (2020 елның 03 июненә кадәр), конкурс комиссиясе сәркатибе түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 11 июнендә булачак (якынча).
Үткәрелә торган конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. (http://ojm.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm).