Татарстанның Әтнә районында браконьерлар тоткарланган

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты уылдык чәчү чорында балык тоту кагыйдәләрен үтәүне көчәйтелгән контрольдә тота. Су ресурсларын саклау өчен, браконьерлык очракларына юл куймау буенча даими рейдлар үткәрелә. Әтнә районы буенча Әйшияз авылы янында («Ашыт» тыюлыгы территориясе) тикшергәндә ике көймәне күреп алдылар.  «112» ашыгыч оператив хезмәтләренең бердәм номеры буенча,  урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды. Тоткарланучылар тыелган корал – острога белән балык тотканнар, Ашыт елгасы үзәнен яктырту өчен фонарь-прожекторлар кулланганнар. Икенче көймәдә булган кешеләр камышлар арасында качарга тырышсалар да, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм хокук саклау органнары инспекторларыннан качып котыла алмаганнар.  Тоткарланучыларның барысын да Әтнә районы полиция бүлегенә алып килгәннәр, көймәләр һәм тоту кораллары тартып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International