Түбән Камада Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, ветеринария хезмәтләре һәм аучылык хуҗалыклары вәкилләре бу көннәрдә котыру авыруына каршы профилактик чаралар үткәрәләр. Хайваннарны һәм кешеләрне вирустан саклау өчен вакцина таратыла. Бу авыруны таратучы булып тора торган кыргый хайваннарны - төлкеләрне, янутсыман этләрне һәм бүреләрне авырудан саклап калуның иң нәтиҗәле ысулы. Түбән Камада барлыгы 16 мең брикет таратылачак.
Бу чара буенча репортажны сез биредә карый аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=Fgcf07yc7Vs&feature=youtu.be