Федор Батков ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Бүген без ТАССР төзелүнең бер гасырлык датасын билгеләп үтәбез.  Бу вакыт эчендә Татарстан халкы гаять зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл узды, республика үзенең кабатланмас йөзен, бай тарихын, гореф-гадәтләрен һәм хезмәт сөючән кешеләрен саклап калды. Нәкъ йөз ел элек Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Декреты белән Автоном Татар Социалистик  Советлар Республикасы игълан ителә. Бу тарихи вакыйга Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыклар язмышында зур роль уйнады, милли мәдәният һәм төбәк икътисады үсешенә хезмәт итте. Әлеге дата безнең Комитет өчен дә мөһим роль уйнады.
Аучылык күзәтчелеге тармагы өчен ТАССР оешу елы, 20 нче июльдә Владимир Ленин  тарафыннан кул куелган, «Аулау турында декрет» дигән беренче закон чыгаручы документны раслау белән туры килде. Бу документ җәмгыятьтә аучының  дәрәҗәсен үзгәртте һәм  ул елларда үз эшчәнлекләрен башлап җибәргән һәм инспекторлар династиясен төзегән кешеләр яши һәм эшли торган тармакның социаль-икътисади үсешенә юнәлдерелгән дәүләт бурычларын хәл итү өчен, яңа хуҗалык  алып бару  рәвешләрен оештырды. 
1920 елларда Аучылык хуҗалыгын оештыру һәм алып баруга дөрес фәнни якын килү кертелде. Квалифицияле ау белгечләрен әзерләү башланды. Кыргый җәнлекләрне исәпкә алу җайга салынды.
Ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрде. 2017 елдан без Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты статусын алдык. Безнең идарә астында 181 аеруча саклана торган табигый территория – ул йөзләрчә мең гектар, йөзләгән табигать һәйкәле, комплекслы һәм биологик профильле заказниклар, дәүләт зоология заказниклары.  Ләкин безнең уртак бурычыбыз үзгәрешсез калды – биологик ресурслардан һәм биотөрлелектән дөрес файдалану, аларны  яклау, саклау һәм тулыландыру.
Узган йөз ел эчендә без алга бик зур адым ясадык. Болар барысы да Советлар Республикасыннан мирас итеп калган  кыргый табигать турындагы тирән белемнәр, биотехниканың  нәтиҗәле методлары, камил инфраструктурасы ярдәмендә барлыкка килде. 21 нче гасыр алдынгы транспорт һәм элемтә чараларын бүләк итте. Тулаем алганда, боларның барысы да әйләнә-тирәдәге биотөрлелекне саклау һәм арттыру буенча киң мөмкинлекләр бирә, ә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең яңа буыны, Татарстан Республикасының бөтен аучылык берләшмәсе һәм табигатьне яратучы, илебезнең хәзергесенә һәм киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләр өчен мөһим булган дәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә үз өлешләрен кертергә әзер.
Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының гасырлык юбилее белән чын күңелдән котлыйм. Сәламәтлек, озын гомер, уңышлар, иминлек һәм иң изге теләкләрнең тормышка ашуын телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International