Татарстанда законсыз балык тоту коралларын эзләү һәм уылдык чәчү чорында яңа тотылган балык сатучы сәүдә нокталарына рейд үткәрелде.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «елгадан алып кибеткә хәтле» дигән рейд оештырды, аның барышында Идел култыгыннан ятьмәләр тартып чыгарылды һәм сәнәгый балык тоту тыелган уылдык чәчү чорында, яңа тотылган балык сатучы сәүдә нокталары җаваплылыкка тартылды. «Идел киңлекләре» дәүләт заказнигы территориясендә законсыз тоту коралларын эзләү, беренче этап булды.
«Мондый рейдлар бездә көн саен, көндезге һәм төнге һава шартларына карамастан үткәрелә. Чара барышында ятьмәләрне судан тартып чыгардык, бу ел башыннан Татарстан елгаларында балык тоту өчен барлыгы 3 меңнән артык җайланма чыгарылды», — диде Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Мотахаров.
Ятьмәләрне «торпеда»дип аталган махсус җайланма ярдәмендә алалар. Бу бауга бәйләнгән һәм ахырына таба очланган тимер цилиндр. Аны суга төшерәләр, һәм көймә акрын гына алга таба йөзеп бара. «Торпеда» төптән бара, һәм ятьмәгә тап булса, аны эләктереп ала. Рейдның бер сәгате эчендә инспекторлар судан җиде законсыз балык тоту коралын тартып чыгардылар.
«Гадәттә ятьмәләр су өстендә калсын өчен, шешә яки пенопласт кисәкләренә бәйләп куялар һәм алар күренә иде. Ә хәзер яшьләр хәйләли башлады, ятьмәләрне батыралар, ә аннары аларны GPS ярдәмендә эзләп табалар. Аларны табу өчен „торпеда“ кулланырга туры килә», — дип билгеләп үтте «Идел киңлекләре» дәүләт заказнигының баш белгече Дмитрий Апаров.
Мондый рейдлар көн саен диярлек елның теләсә кайсы вакытында үткәрелә. Мондый чаралар ярдәмендә булдырылмый калган зыян, якынча 60 млн. сум акча тәшкил итә.
«2020 елның 1 гыйнварыннан без 3 меңгә якын ятьмә тартып чыгардык. Уртача алганда, аларның һәркайсы 20 килограммга якын балык тота ала иде. Безнең исәпләүләр буенча, акчалата зыян 60 млн сумга якын тәшкил итә», — дип ассызыклады су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова.
Ул мондый рейдларның Эчке эшләр министрлыгы, линия полициясе, балык саклау хезмәтләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм ветеринария хезмәте катнашында узуын да өстәде. Хәтта республиканың су биологик ресурсларын саклауны көчәйтү өчен, өстәге барлык органнар кертелгән, махсус совет оештырылды.
Рейдның чираттагы этабы - законсыз яңа тотылган балык сатыла торган сәүдә нокталарын тикшерү. Барлыгы өч сәүдә ноктасын тикшереп чыктылар, аларның һәркайсында закон бозу очраклары табылды, актлар төзелде.
«Бүген без бөтен советның браконьерлык эшчәнлегенә каршы көрәш өлкәсендәге эшен күрсәтәбез. Сәүдә белән көрәш — процессның бер өлеше генә. Күрәсез, уылдык чәчү чорында, ярдан читтә, һәвәскәр балык тоту да тыелган вакытта, балык сату фактлары бар», - дип билгеләп үтте Ирина Мөстәкыймова.
Ул рейд барышында барган барлык сәүдә нокталарының күптәннән контрольдә торуын, аларны беренче ай гына тикшерүләре түгел икәнлеген өстәп китте.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның республика идарәләре һәм Россельхознадзор вәкилләре белән бергә, балык сату урынына киләләр һәм санитар-рөхсәт итү документларын күрсәтүләрен сорый. Әгәр ул уылдык чәчү чорында тотылган булса, сатучы яки эшмәкәрне штраф көтә.
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 10.8 статьясындагы беренче өлеше: физик затлар өчен-500 сумнан алып 1000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәр өчен-3 меңнән 5 мең сумга кадәр. Юридик затлар өчен штраф 10 меңнән 20 мең сумга кадәр", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Динар Шәрәфетдинов.
Сәүдә нокталарында тикшергәннән соң, аларның эшләре полициягә тапшырыла, аннары полиция хезмәткәрләре балыкны тартып ала һәм штраф сала.