«Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә көчәйтелгән контроль дәвам итә

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары  тарафыннан «Идел киңлекләре» ДТКЗ территориясендә закон бозуларны булдырмау буенча даими рейдлар үткәрелә. Контроль республиканың су ресурсларына зыян китерүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Бүген Идел елгасында чираттагы браконьерны – Югары Ослан районы яшәүчесен  тоттылар. Ярдан 100 метр ераклыкта, балык тоту максаты белән 90 метрлы ятьмә урнаштырган, шуның белән инспекторларның игътибарын җәлеп иткән. Аны «Муссон» ПВХ көймәсендә табышы белән ярга кайтканда тоткарладылар.
Заказникны саклау режимын үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8. 39 ст. нигезендә җәза каралган.
Исегезгә төшерәбез, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты уылдык чәчү чорында балык тоту кагыйдәләрен үтәүне көчәйтелгән контрольдә тота. Су ресурсларын саклау өчен браконьерлык очракларына юл куймау буенча даими рейдлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International