Мамадыш һәм Алабуга районнарының балык кәсебе участокларындагы сай сулыкларда ылыслы агачлар ботакларыннан ясалган оялар куйдылар. 3,5 мең гектар мәйданда 1980 ясалма уылдык чәчү урыны урнаштырдылар, алар артыннан күзәтү оештырдылар. Чаралар Татарстан Республикасының су биоресурсларын яңадан торгызу һәм саклау өчен кирәк.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, ясалма оялар ярдәмендә “коткарылган” маймычлар, зур ихтимал белән үлмәсләр һәм соңыннан үзләре нәсел бирәчәкләр. Кагыйдә буларак, балык яр буендагы төрле куакларда һәм төпләрдә уылдыгын чәчеп калдыра, бу су кимегәндә уылдыкның коруына китерергә мөмкин. Ясалма уылдык чәчү урыннары һәрвакыт суда була, шул рәвешле, үзгәрүчән гидрологик режимда балык уылдыгын саклап кала.
Эшләр, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инициативасы белән әзерләнгән, “ Балык-Булсын!” табигать саклау чаралары комплексы кысаларында башкарылды.