Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2020 елның 10 июненнән Чистай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы (әйдәп баручы төркем, «җитәкчеләр» категориясе) Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста катнашу өчен, кирәкле документлар теркәлгән гаризаларны, кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн эчендә (2020 елның 30 июненә кадәр), конкурс комиссиясе сәркатибе түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 10 июлендә (якынча) узачак.
Үткәрелә торган конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. http://ojm.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm.