Биоресурслар буенча дәүләт комитеты актив экологик белем бирүчеләрне билгеләп үтте

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

"А.И. Щеповских исемендәге "Дала"  комплекслы профильле дәүләт табигать заказнигында экологик белем бирү чараларын оештыручыларны бүләкләү булды.
Мәктәп һәм балалар бакчалары педагоглары һәм тәрбиячеләренең хезмәтләре билгеләп үтелде, алар җитәкчелегендә үсеп килүче буын табигатьне саклау нигезләрен белеп кенә калмый, тыюлык хезмәткәрләре тарафыннан экологик белем бирү эшчәнлеге кысаларында үткәрелә торган төрле конкурсларда һәм чараларда да катнаша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экологик белем бирү үз-үзеңне изоляцияләү режимында да туктатылмады. Татарстанның табигате, хайваннары һәм үсемлекләре турында дәресләр онлайн режимда үткәрелде, күрше төбәкләрдә яшәүчеләрне дә кертеп, киң аудитория колачланды.
Заказник Татарстан Республикасының Лениногорск районында Бөгелмә-Бәләбәй һәм Шөгер калкулыклары платформасында урнашкан. Тыюлык территориясе 5830,28 гектар, рекреацион, эстетик һәм фәнни кыйммәткә ия дала һәм урман-дала кишәрлекләреннән тора.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың Лениногорск һәм Әлмәт районнары мәгариф бүлекләренә яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү эшенә иҗади өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International