Июнь аеның беренче якшәмбесендә Россиядә Халыкара сулыкларны чистарту көне билгеләп үтелә.
«Чиста болыннар» дәүләти табигать заказнигы хезмәткәрләре Инстаграмдагы рәсми аккаунтының туры эфирында онлайн лекция үткәрделәр, анда тыңлаучыларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, максатлары, бурычлары һәм кызыклы фактлары турында сөйләделәр.
Әңгәмә барышында заказник башлыгы Чебурахтин А. Ю. барлык тыңлаучыларны да да табигатькә сакчыл караш булдырырга өндәде һәм нәни кунаклар өчен, табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре турында махсус сөйләде. Тыюлык белгече Биктаһирова Р. Р. эфир ахырында «Бу нинди сулык ?» дигән викторина уздырды. Иң актив катнашучылар өчен, тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән грамоталар һәм призлар әзерләделәр.