Карабаш сусаклагычының су үткәрү каналына ана поши эләккән һәм үзе генә чыга алмаган. Хайванны иртәнге сәгать дүрттә производство аучылык инспекторы, Бөгелмә аучылык хуҗалыгы егеры Илфат Рәхимов күреп алган.
Шунда ук ТРООиРа җитәкчелегенә, Бөгелмә районы буенча ау белгече Шамил Гыйниятуллинга, җирле үзидарә органнарына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, су объекты милекчеләренә хәбәр ителгән.
Килүчеләр хайванны каналдан алып, иреккә чыгарганнар. Хәзер аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.
Исегезгә төшерәбез, мондый хәлләр турында 8(843)211-66-94 телефоны буенча Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетына хәбәр итәргә була.