Татарстан заказникларында ак койрыклы бөркетләр өчен уңай шартлар ясалды.

2020 елның 19 июне, җомга

КФУның Алабуга институты фәнни хезмәткәре Ринур Бекмансуров һәм Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан ак койрыклы бөркетләрнең оялауларын мониторинглау дәвам итә. Әлеге Кызыл китапка кертелгән кошларның күбесе «Спас» ДТКЗда яши. Тыюлык территориясендәге оялар тикшерелде, Россия кыргый кошларны өйрәнү һәм саклау челтәре программасы кысаларында, кош балаларына төсле боҗралар кидертелде.  Ул боҗралар  бөркетләрнең күчешләрен, кошларның территориаль элемтәләрен, гомер озынлыгын, аларның тормышына йогынты ясый торган факторларны өйрәнү максаты белән киертелә. Төсле боҗралар  кошларны зур арадан танырга булыша, аларны  фотода күреп була. Бөркетләрне    фотога төшергән вакытта, бу боҗраларны кошларның аякларында күрергә мөмкин. Белгечләр күзәтүе буенча, кошлар туган якларына әйләнеп кайта.

Моннан тыш, ике көн эчендә тыюлык территориясендә яшәүче бөркетләрне исәпкә алу үткәрелде. Барлыгы 100гә якын төрле яшьтәге бөркет исәпкә алынды. Гомумән алганда, бу төрнең башка яшәү урыннары белән чагыштырганда, Татарстан чикләрендә генә түгел, ә тулаем Идел-Кама төбәгендә дә, тыюлыкта ак койрыклы бөркетләрнең иң күп саны яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International