“Аучылык белеме” һөнәри яктан яңадан әзерләү программасы буенча укулар тәмамланды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Киров шәһәренең Б.М. Житков  исемендәге Бөтенроссия аучылык хуҗалыгы һәм җәнлекләр үрчетү фәнни-тикшеренү институты нигезендә «Аучылык белеме» һөнәри яктан яңадан әзерләү программасы буенча укулар тәмамланды.

Биолог-аучы дипломын ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 7 хезмәткәре алды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре өчен, әлеге юнәлештә һөнәри яктан яңадан әзерләү 2013 елдан бирле алып барыла.

Бүгенге көндә 23 хезмәткәр биолог-аучы белгечлеген алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International