"Уылдык чәчү" операциясе барышында, яңа тотылган балыкны законсыз рәвештә сату белән көрәш актив алып барылды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Уылдык чәчү чорында,  өстенлекле бурычларның берсе булып,  тотылган балыкны законсыз рәвештә сатуга каршы көрәш килде. Гамәлдәге  үзеңне үзең изоляцияләү режимына һәм ябык сәүдә объектларына карамастан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, шул исәптән Казан шәһәре территориясендә, даими рәвештә яңа тотылган балыкны законсыз рәвештә сату теркәлде.

Мәсәлән, республика башкаласының сәүдә нокталары буйлап Роспотребнадзор Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе хезмәткәрләре катнашында уздырылган  зур күләмле рейд барышында, бер сәгать эчендә 3 законсыз рәвештә яңа тотылган балык сату урыны ачыкланды. Күрсәтелгән сәүдә нокталарында балык сату тулысынча туктатылды.

Шулай ук, Мамадыш муниципаль районы территориясендә, суыткычларында бер үк вакытта 10 тоннага кадәр балык саклана ала торган, ​елга балыкларын күпләп сатып алучының эше туктатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International