Быел Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренең, Росгвардия идарәсе, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең көчәйтелгән уртак эше нәтиҗәсендә, «Уылдык чәчү» операциясе барышында җинаять җәзасына тарта торган гамәлләр билгеләре белән ачыкланган җинаятьләр саны артты.
Аларның саны-80, бу узган елгыга караганда 9 берәмлеккә күбрәк.
Кайбер очракларда күзәтчелек органнары тарафыннан Кызыл китапка кертелгән су биоресурсларын – чөгәне законсыз сату һәм тоту фактлары ачыкланды. Иң зур хокук бозулар -Мамадыш районында, Омарка елгасының уң як ярында чөгә балыгын ятьмәдән файдаланып тоту, Алабуга районында «Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны» махсус саклана торган табигый территориясендә 11 ятьмә тартып чыгару.
Ачыкланган хокук бозуларга ясалган анализ күрсәткәнчә, агымдагы елда браконьерлык эшчәнлеге күбрәк яр буенда, сай сулы участокларда вәхшиләрчә -острога һәм сачок ярдәмендә тормышка ашырылды.