ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, 1945 елның 24 июнендәге Җиңү Парады хөрмәтенә, сугыш ветераннарының бөек батырлыгына, каһарманлыгына һәм фидакарьлегенә тирән хөрмәт йөзеннән, Дәүләт комитеты рәисе Ф.С. Батков шул сугыш елларында хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән һәм Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән Клюкин Александр Тарасовичка, Морозов Григорий Ивановичка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ветераннарга «ТАССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлек билгеләре тапшырылды.
Александр Тарасович һәм Григорий Иванович хезмәт эшчәнлеген законсыз аулауга каршы көрәшкә һәм табигатькә сак караш пропагандалауга багышлаганнар. Башта ТАССР Совнаркомы буйсынуындагы Аучылык хуҗалыгы эшләре идарәсендә, аннары ТАССР Министрлар Советы карамагында эшләгәннәр.
Сезгә сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.