Федор Батков: «Куйбышев сусаклагычына маймычлар чыгару биологик ресурсларны яңадан торгызуның бер өлеше булып тора»

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген Лаеш районында Кама елгасына мәрсин токымлы балык маймычлары җибәрделәр.  Табигатькә 2600 данә чөгә чыгардылар. Аларны  «Биосфера ФИШ» балыкчылык комплексында үстерделәр. Комплексны оештыручы Владимир Малыгин билгеләп үткәнчә, бүген Лаеш районында су киңлекләрен сәламәтләндерү өчен, елга  1 миллион маймыч үстерелә. Төп бурычларның берсе, дип аңлатты ул, Идел чөгә балыгын Кызыл китаптан чыгару.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков билгеләп үткәнчә, «Биосфера Фиш» - безнең республикада чөгә балыкларын үстерү һәм табигатькә чыгару белән беренчеләрдән булып шөгыльләнә: «Татарстан динамик рәвештә үсә, беренче рәтләрдә авыл хуҗалыгы, һәм, әлбәттә, моның мөһим өлеше буларак, сәнәгать балыкчылыгы да үсә. Безнең республика аның территориясендә Ауропада иң зур сусаклагычларның берсе булу белән дә бик бай. Су биологик ресурсларын тоту квотасының күләме 4 000 тонна тәшкил итү белән дә. Куйбышев сусаклагычына маймычларны  чыгару буенча бу чара, биологик ресурсларны яңадан торгызуның бер өлеше булып тора». Шулай ук, Батков сүзләре буенча, республикада су ресурсларын саклау өчен, «Уылдык чәчү» операциясе киң масштаб белән узды, аның кысаларында 72 миллион сумлык зыян китерелми калды, җинаять җәзасына тарта торган гамәлләр булган 80 җинаять эше ачыкланды. Барлыгы 2020 елның 25 апреленнән 5 июненә кадәр 3840 рейд чарасы үткәрелде. Тикшерүче органнар тарафыннан административ җаваплылыкка 1264 хокук бозучы тартылды, бу узган елгы күрсәткечтән 15% ка күбрәк, сулыклардан 3603 законсыз тоту  коралы чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International