Чирмешән районында автомобиль йөртүче пошины "Кыргый хайваннар" юл билгесе зонасында бәрдергән

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Чирмешән районында пошины бәрдергәннәр. Кыргый хайван бәрелешү нәтиҗәсендә вафат булган. Автомобиль хуҗасы һәм пассажирлар зыян күрмәгән.
Әлеге урынга Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, ЮХИДИ хезмәткәрләре оператив рәвештә чыкты.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетында автомобиль йөртүчеләрне йөрү тизлеген үтәргә һәм бик сак һәм игътибарлы булырга, кыргый җәнлекләр барлыкка килү ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм сәяхәткә якты вакытта йөрергә өндиләр.
Тыюлыклар, заказниклар янында яки хайваннарның юлга чыгу мөмкинлеге булган урман җирлегендә «Кыргый хайваннар» дигән юл билгесе куела. Бәрелеш булмасын өчен участокта тизлекне төшерергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Поши-машиналар йөрү юлында иң куркыныч хайваннарның берсе. Аның белән бәрелешү авыр җәрәхәтләргә, кайбер очракларда үлемгә  дә китерергә мөмкин. Олы ата хайванның авырлыгы кайчагында җиде йөз килограммга кадәр һәм биеклеге 2,5 метрга кадәр җитә. Бәрелешү очрагында, бампер пошиның аягына туры килә, ә аның гәүдәсе турыдан-туры алдагы пыялага төшә. Соңгысы еш кына чыдамый һәм поши автомобиль салонына ава. Үлем хәлендәге җәнлек, качарга омтылып, актив рәвештә үзенә тояклары һәм мөгезләре белән ярдәм итә. Пошиның бер тояк белән бәрүе- кеше башын тишә ала, ә аның мөгезләренең киңлеге кайчагында ике метрга кадәр җитә. Поши белән машина эчендә калган кешеләрнең  исән калу ихтималы зур түгел. 
Игътибарлы булыгыз, тизлек режимын саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International