Татарстанның Дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» конкурсында катнашырга чакыра

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап»дигән балалар кул эшләнмәләре конкурсы игълан итте. Катнашучыларга үзенең интеллекты, таланты һәм фантазиясен күрсәтү мөмкинлеге бирелә – үсемлекләрнең, гөмбәләрнең, лишайникларның һәм хайваннарның Кызыл китапка кертелгән төрләрен сүрәтләгән пластилиннан, табигый материалдан, тукымадан, кәгазьдән ясалган эшләр, һәм төрле техникаларда башкарылган башка иҗади эшләр кабул ителә.
Конкурс кысаларында 2 номинация билгеләнә:
1. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр төрләре, шулай ук гөмбәләр һәм лишайниклар рәсемнәре сүрәтләнгән эшләр;
2. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар төрләре сурәтләнгән эшләр.
Конкурста Татарстанның мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 2020 елның 21 сентябреннән 25 октябренә кадәр Дәүләт комитетының район хезмәткәрләре тарафыннан кабул ителәчәк.
Бу чара үсеп килүче буында экологик аң формалаштыру, Татарстан Республикасының сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү, иҗади һәм иҗтимагый мәгърифәтчелек эшчәнлегенә җәлеп итү максаты белән  оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International