«Татарстанның тыюлыклар дөньясы»

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Бүген безнең «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында  без сезнең белән куянның Кызыл китапка кертелгән төре- ак куян турында сүз алып барачакбыз. Татарстан Республикасында барлыгы  2 төр кыргый куян яши: ак куян (L. timidus) һәм соры куян (L. euro­paeus).

Ак куян — урман һәм куаклыкларда яшәүче гадәти җәнлек. Гәүдәсе 50–60 см, койрыгы 5–11 см озынлыкта, авырлыгы 3–5,5 кг. Гадәттә, ана куян ата куяннан зуррак була. Җәен коңгырт-көрән төстә, кышын ак төскә  керә; колак очлары ел дәверендә кара булып кала. Ак куянның мехы кышын аеруча йомшак һәм куе. Арткы аяклары алгыларына караганда озынрак, шунлыктан куян сикереп хәрәкәтләнә. Тәпиләре киң, бу исә көпшәк кар өстеннән хәрәкәтләнергә ярдәм итә. Колаклары зур, алга кайтарылган. Койрыгы түгәрәк, кыска. Куяннар бигрәк тә эңгер-меңгердә һәм төнлә активлана. Бигрәк тә имән һәм усак үскән, шулай ук катнаш урманнарны өстен күрә.

 

Март башында аларда куышу башлана. Йөклелек озынлыгы 51 көнгә якын. Куян балаларының мех капламы яхшы, алар күрә торган  һәм мөстәкыйль хәрәкәткә сәләтле  булып туа. Ана куян үз балаларын да, юлда очраган чит куяннарның балаларын да  ашата. Вегетация чоры дәвамында, гадәттә, 3әр тапкыр балалый, һәрберсендә 4-5 (кайчагында 8гә кадәр) бала туа. Гомер озынлыгы 8-9 ел, бәбили торган яше 2-7 ел.  Ак куян үлән, агач һәм куак белән туклана.

Республикада урман утыртмалары кимү аркасында, бу хайваннар саны нык кимегән. Ак куян авыл хуҗалыгы җирләрендә яшәүгә начар яраклаша, шуңа күрә бу популяциянең һәлак булуына китерә дә инде. Кызыл китапка кертелгәннән соң, ак куянны аулау тыелды. Моннан тыш, аңа өстәмә ризык бирү эшләре алып барыла, терлекләргә кирәкле өстәмәләр һәм тоз таратыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International