Бүген Лаеш районында куяннар, кабаннар һәм пошилар өчен җимлекләр урнаштырылды. Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышкы чорга әзерлек эшенә керештеләр. Бүген белгечләр Лаеш районындагы 2нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән бергә, Лаеш районының Көек авыл җирлеге урманнарында җимлекләр, тозлыклар һәм кошлар җыела торган урыннар әзерләделәр һәм урнаштырдылар.
Акцияне хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Михаил Ерошомов үткәрде. Ул табигатькә сак караш турында сөйләде һәм «Мин һәм Кызыл китап»дигән балалар кул эшләнмәләре конкурсында актив катнашырга чакырды.
Тоз, салам, ашлык һәм башка азык терлекләрне салкын чорда ашатырга мөмкинлек бирәчәк, төрле авыруларга каршы торучанлыкларын арттырачак һәм контрольсез миграцияне туктатачак, хайваннар саклана торган территорияләрдә салкыннарны тыныч кына кичерә алачак.