«Татарстанның тыюлыклар дөньясы»: Соры куян

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз! Узган атнада безнең « Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә Татарстан Республикасында яшәүче куяннарның бер төре турында сөйләдек.

Бүген икенчесе- соры куян турында сүз алып барырбыз. Ул әлегә Кызыл китапка кертелмәгән, әмма терлекләрнең баш саны акрынлап кими бара.

Соры  куян кыр, болын, далалы җирләрдә, урман буйларында, кыр ышыклау урман полосаларында һәм куаклыкларда яши. Ак куяннан берникадәр зуррак: гәүдәсенең озынлыгы 55–70 см, колаклары һәм койрыгы озынрак, авырлыгы 4–7 кг. Җәен мехы карасу чуар җирән-соры, ян-яклары бер төстә, койрыгының өсте кара, колак читләре кара-көрән төстә. Кышын аксыл, кайвакыт бөтенләй ак диярлек, әмма сыртында кара буй кала. Мехы куе, көмешсыман йонлы.

Соры куян ак куянга караганда тизрәк йөгерә, 4-5 метрга кадәр сикерә һәм кыска дистанциядә тизлекне 50 км/сәг һәм аннан да күбрәккә арттыра ала. Йөклелек  вакыты 46-48 көн. Сезон эчендә 3 тапкыр бәбили. Балалаган саен 6га кадәр бала алып кайта.

 Җәен кыяклылар, кузаклылар һәм башка үләннәр белән туклана. Кышкы чорда усаклык, таллык һәм имәнлекләрдә, еш кына җимеш бакчаларында, агач һәм куакларның ботак һәм кайрылары белән тукланып яши.

Соры куян тирән көпшәк кар буенча йөрүгә начар яраклашкан, шуңа күрә кыш көннәрендә азык табу аның өчен авырая.

 Аучылык кәсебе (ите, тиресе) объекты булып тора. Соры куян алга таба да промысел хайваны булып калсын өчен, безгә бу ресурска сак карарга кирәк: кирәксез атмаска, аның яшәү урыннарын бозмаска, кышын өстәмә ашатырга. Шул чакта бу төр әле бик озак вакыт Кызыл китапка эләкмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International