Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы узды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Катнаштылар Иҗтимагый совет рәисе, «Чистай тамырлары» Чистай якташлар җәмгыяте рәисе, Татарстан Республикасының Үзәк аучылар җәмгыяте әгъзасы, медицина фәннәре докторы -  Клюшкин Иван, «Республика Татарстан» газетасы, «Атна вакыйгалары»район матбугатына вкладкалар корреспонденты – Черноусова Евгения, «Чистай тамырлары» якташлар җәмгыяте рәисе урынбасары, «Динамо» ирекле аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте әгъзасы - Гогин Валерий, «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» ФДУ хезмәткәре Әюпов Әнвәр,  фәннәр докторы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире- Рәхимов Илгизәр, шулай ук Комитет хезмәткәрләре катнашты.

Иҗтимагый совет Россия Табигать министрлыгының 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган «Ау кагыйдәләрен раслау турында» 24.07.2020 ел,  477 номерлы боерыгы нигезләмәләрен тормышка ашыру юллары буенча фикер алышу максатында үткәрелде. Нигезләмәләрдән һәм Совет рекомендацияләреннән чыгып, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы территориясендәге, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, аучылык җир-суларында, аулау параметрларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» гы Указы проектына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк. Безнең сайттагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International