«Урман яшәүчеләре турында уйлау»

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Тәтеш районы территориясендә Тәтеш аучылык хуҗалыгында районара бүлек башлыгы Кириллов Сергей, «ЦВИТОС» ДБУ хезмәткәре Рәхимов Илнур, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГУ ГИМС Үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Ананьев Алексей, Тәтеш ООиР рәисе Шлячков Александр, «Тәтеш урманчылыгы» хезмәткәрләре Абдрахманов Рәис, Амерханов Марат, егерьләр Лукоянов Виктор, Горбунов Николай, аучы Камаев Николай һәм Тәтеш дәүләт гражданлык яклау көллияте студентлары катнашында, кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм хайваннарны аучылык биләмәләрендә тукландыру буенча акция үткәрелде.
«Урман яшәүчеләре турында уйлау» темасына лекция укылды, аннан соң биотехник чаралар үткәрелде: пошилар һәм кыр кәҗәләре өчен яңа җимлек ясалды, анда печән һәм тоз куелды,  куяннар өчен 7 тозлык урнаштырылды, шулай ук кабаннар өчен җимлеккә 400 кг бодай салынды.
Акциядә актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән грамоталар тапшырылды.
Бу акция аучылык байлыкларын саклау һәм үрчетү өчен уңай шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International