Кама Тамагы районының «Вепрь» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгы территориясендә планлы рейд барышында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре ату тавышын ишетте. Егерьлар һәм полиция хезмәткәрләре берлектә җирлекне тикшереп чыктылар. 15 минут эчендә белгечләр территориягә мониторинг үткәрделәр һәм браконьерларның чамалаган китү юлларын карадылар. Дәүләт номерлары Ульяновск өлкәсендә теркәлгән автомобиль табылды. Белгечләр урманнан барлык чыгу юлларын ябып, тәүлекнең караңгы вакытында күрергә мөмкинлек бирүче махсус приборлар- тепловизорлар ярдәмендә күзәтүне дәвам иттеләр. Законсыз аулау нәтиҗәсендә ике баш кабан һәм 3 соры куян ( ана хайван) тотылган. Браконьерлар 195 мең сумлык зыян китергән.
Алты берәмлек утлы корал тартып алынды, автомобиль штраф-стоянкага куелды. Җинаять эше кузгатылды.