Татарстанда Азнакай муниципаль район территориясендә 9,7 га мәйданлы «Мәнәвез Үзәне» һәм Лениногорск муниципаль район территориясендә 12,6 га мәйданлы «Покш Пандо» дип исемләнгән төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре оештырылды. Бу хактагы карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Аеруча саклана торган табигый территория статусын бирү уникаль табигать ландшафтларын, биологик төрлелекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының сирәк объектларын саклауга нигезләнгән.
Бүгенге көндә республиканың табигый-тыюлык фонды гомуми мәйданы 464,689 мең га булган 190 аеруча саклана торган табигый территориядән тора.