Узган 10 көн эчендә Татарстанда кыргый хайваннарны бәрдерүнең 5 очрагы теркәлгән

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, көз көне хайваннарның уйнау чорында, автомобильчеләр хайваннар машина йөрү өлешенә чыгу ихтималы булган юл участокларында, тыюлыклар, заказниклар янында яки урман җирендә бик сак булырга тиеш, кыргый хайваннарның чыгу ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирүче билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм сәяхәткә якты сәгатьләрдә чыгарга тырышырга кирәк.
Шулай итеп, республикада узган 10 көндә республиканың Чистай, Алексеевск, Бөгелмә, Түбән Кама, һәм Азнакай районнарында кыргый хайваннарны бәрдерүнең 5 очрагы теркәлгән. Барлык юл-транспорт һәлакәтләрендә дә пошины бәрдерделәр.
Игътибарлы булыгыз, тизлек режимын саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International