"Зөя буйлары" табигать тыюлыгы белгечләре, Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары, районның балыкчылар һәм аучылар җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре изге эштә берләште.
«Россия суы» акциясе кысаларында, “Зөя елгасы” региональ әһәмияттәге аеруча саклаулы табигать территориясенең яр буе линиясе буенча массакүләм өмә үткәрелде. Ярны чүп-чардан чистарттылар, нигездә бу кәгазь һәм пластик. Барлыгы 4 куб. метр калдык җыелып алынды.
Дәүләт комитеты табигатьне саклау акциясендә катнашкан барлык активистларга рәхмәт белдерә һәм республика халкын һәм кунакларын уртак йортыбызга сакчыл карарга өнди.