Бүген Халыкара өлкәннәр көне һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, аучылык күзәтчелеге тармагы ветераннарын хөрмәтләү булды

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт комитеты рәисе Ф.С. Батков тармак үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәм бөтен хезмәт эшчәнлеген законсыз ауга каршы көрәшкә һәм табигатькә сак караш пропагандалауга багышлаган ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.   

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Матвеев Ю. Б., хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсе башлыгы Чиспияков Р. Э., дәүләт хезмәте һәм кадрлар секторы мөдире Филиппова О. А. ветераннар янына барып кайттылар.
Халыкара өлкәннәр көнендә сезгә шатлык, игелек һәм күңел җылысы телибез. Һәркем якыннарыннан игътибар һәм аңлау, кайгыртучанлык һәм күңел күтәренкелеге белән бүләкләнсен. Сезгә озын гомер, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International