Чирмешән районында африка чумасы инфекциясе чыганагын бетерү буенча чираттагы укулар узды. Шартлы инфекция таралу урынында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, ветеринарлар, янгынны сүндерү бригадалары, Роспотребнадзор эшләде. Үзара бәйләнешне булдыру -өйрәнүләрнең төп бурычларының берсе.
Бу көннәрдә өйрәнүләр бөтен республика буенча уза. Татарстанда ДАЧ йоктыруның бер генә очрагы да юк, әмма үтеп керү куркынычы бик югары, дип билгеләп үтә белгечләр - учаклар Идел буеның берничә төбәгендә теркәлгән.
Африка чумасы-кеше өчен куркыныч түгел,әмма дуңгыз асраучы хуҗалыклар өчен зыяны зур. Бер генә хайванда авыру ачыкланса да, барлык хайваннарны юк итәргә туры килә.