"Озын Алан" тыюлыгы белгечләре тарафыннан Тәтеш районы Монастырь авыл җирлеге территориясендә «Урман утырту көне» дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе оештырылды.
Акциядә мәдәният, авылара китапханә хезмәткәрләре, ФАП һәм «Монастырь башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»МББУ хезмәткәрләре катнашты. Авылның мәдәният йорты территориясендә 15 төп миләш утыртылды. Чара барышында хезмәткәрләр балаларны агач утырту һәм аларның артыннан алга таба карау кагыйдәләре белән таныштырдылар.