Безнең республика экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашты. Татарстаннан финалга 2 проект узды: Биектау районында «Татарстан көзгесе» экокластеры һәм Кама Тамагында «Диңгез – Татарстан диңгезе» экокурорты. 115 проект арасыннан алар иң яхшы топ-36га керде. Хәзер җиңүчеләр өчен тавыш бирү башланды. Нәкъ менә алар федераль ярдәм алачак.
Бу нинди проектлар?
Зәңгәр күлләр тирәсендә «Татарстан көзгесе» кластеры булдырылачак. Килүчеләрне экотерапия, экосукмаклар буйлап йөрү, палаткада яки уңайлы өйдәге йолдызлы күк астында йокы, шәһәрдән 30 минутта гына кыргый табигать көтә.
«Диңгез – Татарстан диңгезе» экокурортында Кама Тамагындагы Лобач тавында ретритлар оештырылачак, Юрьев мәгарәсен өйрәнү, диңгез буенда ял итү, йолдызлы күк астындагы кемпинг зоналары, виноградникларга экскурсияләр, Татарстанның моның өчен иң яхшы урында балык тоту оештырылачак.
Проектларның төп максаты - Татарстанның уникаль табигать объектларын саклап калу һәм туристлар өчен дә, табигатьнең үзе өчен дә бу территорияләрдә ялны оештырылган һәм куркынычсыз итү.
Саклап калып ял итү- киләчәкнең яңа тренды. Һәм бу проектлар- бу трендны башларга иң яхшы ысул. Моның өчен синең тавышың, төгәлрәге priroda.life сайтында лайк кирәк - "Биектау" ТРК һәм "Кама Тамагы"ТРК.
Менә гади инструкция:
1.Priroda.life сайтына керегез
2. “География” бүлеген сайлагыз
3. Теркәлегез (почта яки социаль челтәрләр аша)
4.Картада Татарстанны сайлагыз һәм безнең проектларыбыз - "Биектау" ТРК һәм "Кама Тамагы" ТРК өчен йөрәкләр куегыз
Татарстанга ярдәм ит һәм уртак җиңүнең бер өлеше бул!