Аучылык байлыкларының авырулары килеп чыгуын һәм таралуын, гражданнарның, сәламәтлегенә, хайваннар дөньясы объектлары һәм аларның яшәү тирәлегенә зыян китерүне булдырмау максаты белән , Биоресурслар буенча дәүләт комитеты район дәүләт ветеринария берләшмәләре белән берлектә , ел саен кыргый хайваннарны, шул исәптән төлкене, дала төлкесен, бүрене ризык аша котыру авыруына каршы вакцинацияләү буенча профилактик чаралар үткәрә. Мондый эш план буенча ел саен үткәрелә. 2020 елның көзге иммунизация кысаларында, Татарстан Республикасының аучылык җир-суларында «Рабистав» вакцинасының 900 мең дозасы таратылачак.