Хокуксыз балык тоткан өчен җинаять җаваплылыгы яный

2020 елның 9 октябре, җомга

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә чираттагы тикшерү уздырганда,  Яшел Үзән районының Васильево бистәсе янында ике браконьерны күреп алдылар. Беренчесе - Мәскәү шәһәре, икенчесе-Югары Ослан районы яшәүчесе. Алар электрокармакны һәм биш очлы острогалы су асты мылтыгын кулланып, су-биологик ресурсларын (балык) законсыз рәвештә тотканнар. Әлеге мәгълүматлар оператив рәвештә полиция хезмәткәрләренә тапшырылды. Мәгълүматлар теркәлде, хокуксыз тоту кораллары (электрокармак, су асты мылтыгы, моторлы резин көймә, 30 данәдән артык балык) тартып алынды. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International